December 11, 2011
Avstraliyadage 2011 Tatar Sabantui Adelaide sheherende, Stockade Botanical Garden 11 Dekabrda utte.
www.azatliq.org/content/article/24419576.html
11 декабрьдә Австралиянең Аделаида шәһәрендә татарлар Сабантуй үткәрде. Бу юлы милли бәйрәмне яшьләр оештырган.Австралия татарлары быелгы Сабантуй тагын да җанлырак, кызыграк һәм күркәмрәк булып үтте дип әйтә. Бәйрәмгә Татарстан президентының дини оешмалар белән эшләү идарәсе башлыгы Марат Гатин һәм җырчылар Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиева да барган. Көньяк Австралиядәге татар-башкорт ассоциациясе милли бәйрәмне үткәрүне беренче тапкыр яшьләргә ышанып тапшырган.Австралиянең татар-башкорт ассоциациясе президенты Шөһрәт Вәли Сабантуйны бер җыелып күңел ачу бәйрәме генә түгел, ә милли гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшыру, яшьләр күңелендә татарлык хисләре уяту һәм ил хөкүмәте алдында татарларны таныту чарасы буларак та бәяли.“Сабантуй мондагы татарлар өчен бик мөһим бер зур чара булып тора. Ул үз-үзебезне, динебезне һәм телебезне саклап калу өчен зур этәргеч бирә. Без Сабантуйны һәрвакыт үткәрергә тырышабыз, чөнки монда балаларыбыз, оныкларыбыз бик күп. Аларның күңелләрендә дә татарлыкны уятырга, гореф-гадәтләрне салып калдырырга тырышабыз. Сабантуйда өлкәне булсын, кечкенәсе булсын, татар киемнәре киеп килгән иде. Барсы да биюләрдә, уеннарда катнашты”, ди Шөһрәт Вәли.Сабантуйга килгән һәркемне милли киемнәрдәге яшь кызлар һәм егетләр кулларына чәк-чәк тотып, татар җырлары белән каршы алып торган. Татарлар үткәргән төрле чараларга килүчеләрне чәк-чәк белән каршы алу Австралия татарларының күркәм гадәте ул. Аделаидада татарларының милли бәйрәмен татар-башкортлар гына түгел, төрекләр, уйгырлар һәм башка милләт вәкилләре дә үз итә. Сабантуй үтә торган бакчаны да шәһәр халкы рәсми исеме белән түгел, ә "татар бакчасы" дип йөртә башлаган. Әлеге бакча Аделаиданың татар-башкортлар бер тирәдәрәк яшәгән җиренә урнашкан.Яшьләр Сабантуйга әзерлек эшләренә дә, милли уеннарны оештыруга да кушылган. Милли уеннарда бөтен кеше катнашты. Башка милләт вәкилләре дә уеннарны үз итте, рәхәтләнеп биеде һәм татарча җырларга да кушылдылар. Аркан тартуда хатын-кызлар да, ирләр дә, балалар да катнашты. Аннан кашыкка йомырка салып та йөгердек, чиләкләр белән су да ташыдык, капчык киеп тә йөгердек. Капчык сугышы уены бигрәк тә кызык булды. Ирләр, егетләр, малайлар – барсы да бүрәнә өстендә булды.Аделаидада сигезенче тапкыр үткән Сабантуй мәшәкатьләрен Австралия хөкүмәте дә, татар-башкортлар үзләре дә күтәрешкән. Бәйрәмдә хөкүмәттән дә һәм парламенттан да вәкилләр катнашкан. Татарстан да Австралия Сабантуена үз өлешен керткән. Җырчы Айгөл Бариева да яшьләрнең дини һәм бик тә тәртипле булуына игътибар иткән.“Берсүзсез, олылар гореф-гадәтләрне саклап яши. Ә менә Австралиядәге яшьләр үзләренең бик тәрбияле булуы белән нык аерылып тора. Алар үзара татарча гына аралаша. Без бик нык гаҗәпләндек, чөнки һәрберсе дә бик тәртипле һәм тәрбияле чын мөселман егетләр һәм кызлар. Алар һәрберсе дә бөтен оештырылган уеннарда бик теләп катнашты. Безгә Сабантуйны яшьләр оештырды дип сөйләделәр. Чыннан да, алар бәйрәмне дә алып барды. Уеннарны да оештырды.Тагын бик гаҗәпләндергән ягы шул булды – бәйрәм беткәч тә яшьләр берсе дә таралышмады. Алар парктагы бөтен булган әйберләрне җыйнадылар, бөтен чүпләрне җыештыргач кына кайтып киттеләр. Без шаккатып карап тордык. Үрнәк алырдай бик күп әйберне күрдек”, ди Бариева.Лилия Муллагалиева да бәйрәмнең һәр мизгеленең бик җентекле итеп уйланганлыгын әйтә. “Чит илләрдәге Сабантуйларны күргәнебез бар, әмма бу кадәр җиренә җиткереп оештырылганны күргәнебез юк иде әле”, ди җырчылар. Аделаидада беренче тапкыр Сабантуй 1995 елда үткәрелде.Speech by the Honourable Michael Atkinson, a Member for Croydon, representing Minister Rankine, Minister for Multicultural Affairs at TATAR-BASHKURT SABANTUI FESTIVALStockade Botanical Park, Howard Road, Northfield 12pm, Sunday, 11 December, 2011:
"Salam isanmesez It’s a pleasure to join you for this year’s Saban Tui.And I’m pleased to represent the Honourable Jennifer Rankine MP, the Minister for Multicultural Affairs. The Minister is on an official visit to Malaysia. But she’s asked me to convey to you her best wishes – for both this day and for the year ahead.I congratulate the Tatar-Bashkurt Association for organising what’s clearly going to be a superb festival.In time and in place, we in Adelaide are far removed from the annual spring celebration that emerged among grain-growing Tatars about 1,000 year ago.Nevertheless, the program that the Association has put together echoes the traditions of the ancient Saban Tui. We see that in the beautiful clothing and fabrics all around us today. And we’ll experience it across the afternoon through the poems and songs and dances, and through the sports and games being held at this lovely park.This festival is reaching new heights in 2011.And I can’t help thinking that this is partly the result of the recent and highly successful visit to Adelaide of the President of Tatarstan. We’re honoured to have here today Mr Marat Gatin from Kazan. And we’re excited to be hosting – for their first visit to Australia – the wonderful Aigul Barieva and Lilia Mullagalieva Few gifts from the Republic of Tatarstan are more deeply appreciated by South Australia’s Tatars than the two concerts these singers are treating us to this weekend.It was obvious to me that the short but eventful visit of the President in September was enjoyed by everyone concerned. And I very much hope that it leads to a continuing series of events and activities designed to bring the Republic and local Tatars even closer together.I’ve taken part in many Tatar events in Adelaide since entering State Parliament. And I’m always impressed with the community’s desire not just to practise its cultural traditions, but generously to share them with fellow South Australians.Indeed, that approach is one of the best and most welcome examples of multiculturalism in action. Tatars have made a profound and positive contribution to Australia over the past 60 years.And I’ll never forget our recognising that contribution when we came together for a special reception – at Parliament House – early last year. We in the State Government have recently elected a new Premier in Jay Weatherill and refreshed the Ministry. But I can tell that one thing that hasn’t changed – and won’t change – is our determination practically to support groups such as the Tatar-Bashkurt Association of Australia. In line with this fact, I’m pleased to announce that the State Government is giving $2,000 to the Association through the Multicultural Grants Scheme. This money goes towards the cost of staging last night’s concert in the city and, of course, this Saban Tui festival. Ladies and gentlemen, girls and boys.I’ve really appreciated the chance to speak with you on this happy occasion. On behalf of Minister Rankine, I thank you for the goodwill and hospitality you’re extending to me today. And – in advance – I commend all those who’ll be performing for us, in one way or another, this afternoon. I hope you have a terrific Saban Tui. And I look forward to joining you for a bite to eat – and some fun and games – in the park. Bek zor rakhmat."Michael Atkinson
Obviously success of any events would not have been possible without the support and contributions of the members of Tatar community. In particular we wish to express our special thanks and acknowledged their fantastic contribution for Sabantui to the following individuals:
LATEST EVENTS